23 июнь 2014 яңалыклары
-
Район башлыгы педагогларга рәхмәтен җиткерде
Катлаулы сынау - бердәм дәүләт имтиханнарын район укучылары уңышлы тапшырды, быел моңа кадәр күрелмәгән каты күзәтү кулланылуга карамастан, тугызларның да, унберләрнең дә нәтиҗәләре куандырырлык. Иң мөһиме - аттестатсыз калучылар юк. Мәҗбүри фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Математикадан уртача район күрсәткече 51, 8 балл(республика буенча 48,4), рус теленнән...
-
«Зәңгәр вагон» балалар бакчасы миллион откан
Круглое Поленың «Зәңгәр вагон» балалар бакчасы, республика күләмендә үткән «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә катнашып, 1 миллион сум грант отты. Бу акчаны бакчадагы җиһазларны яңартуга, канализацияне алмаштыруга юнәлтергә ниятлиләр. Бакча мөдире Венера Сафина безгә зур һәм кечкенә кер юу машиналары, иттарткыч, камыр болгаткыч, суыткыч җайланмалар алырга, балалар шкафларын яңартырга...