23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Бүген йомшак, уалып торган камры эчендә баллы эремчекле пирог пешерәбез
Кирәк бер савытка: 3 йомырка 1 стакан шикәр комы 400-500 г эремчек Бөтенесен бергә болгатабыз. Сыек камыр килеп чыгарга тиеш. Икенче савытка: 3-4 стакан он 1 пачка маргарин 1 бал калагы сода 1 стакан шикәр комы Шулай ук бөтенесен болгатабыз һәм валчык килеп чыгарга тиеш. Табаны майлыйбыз. Икенче савыттагы камырны...
-
Сөт фермасына экскурсия
Бүген Мерәс авылының башлангыч класслар укучылары өчен ООО "СХП С. Сайдашева исемендәге" фермасына экскурсия оештырылды. Бу экскурсиядә балаларга заманча сөт фермасының бөтен бүлмәләрен күрсәтеп чыктылар. Укучыларга сыерларны ничек савырга, тәмле сөт алу өчен нинди корм ашатырга һәм аны ничек үстерергә кирәк икәнен сөйләделәр.
-
Фаил Камаев – Авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы күз уңында торырга тиеш
Ел башланып әле бер ай да узмады, ә район территориясендә инде алты янгын чыкты. Шуларда бер кеше вафат булды, бер тукайлының сәламәтлегенә зыян килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольгә алды. Күпчелек янгыннар электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыга. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге начальнигы...
-
Supertatarны тыңлаган йөз татар һәм Фирзәрне тыңлаган мең татар турында татарча фикер - Интертат
Бер үк көндә татар музыка сәнгате өчен символик мәгънәгә ия булган ике концерт барды дип яза intertat.tatar электрон газетасы. 21 гыйнвар - татар музыка сәнгате, аның эстрада сәнгате өчен символик көн иде. "Пирамида" залында - аның чама белән мең ярымлык залында - яңа татар эстрадасының беренче артисты, композитор Фирзәр Мортазинның...
-
23 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 23 гыйнвар көнне, Тукай районында көне буе кар явачак. Һава температурасы көндез 9 градус салкынлык, төнлә -8 градус. Җил секундына 5,7 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -10 градуска кадәр суыта.