Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручы тукайлылар саны арткан
Узган атнада мондый диагноз 481 кешегә куелган. Шуларның 310ы - балалар. 3 кешедә грипп булуы лаборатор шартларда расланган. Бу - Иске Ерыклы белән Зур Шилнәдән ике бала һәм Зур Шилнәдән өлкән кеше.
Иске Ерыклы авылында яшәүче өлкән кешенең С гепатиты вирусын йөртүе ачыкланган. Суровкада яшәүче тын юллары туберкулезы белән авырган....