22 август 2017 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиев: "Кеше диннән башка яши алмый. Без моңа инандык"
"Без тотынган эшне ярты юлда калдыручылардан түгел", - дип, Дәүләт Киңәшчесе академиядә белем бирү системасы ахыргача эшләнеп бетәчәгенә ишарәләде. Болгар ислам академиясен булдыруның максаты - традицион исламны тагын да ныгыту. Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев журналистларга тагын...
-
Тукай районында һәлакәттә 3 кеше зыян күргән
Һәлакәт Чаллы-Сарман юлында булган. Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүген көндез ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Чаллы-Сарман трассасында Иске Дөреш авылыннан ерак түгел «ВАЗ-2114» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешү турында хәбәр килде. Һәлакәт...
-
Тукай районы Туера авылында яңа мәчет ачыла
27 август көнне Туера авылында Аллаһ йорты ачыла. Тукай районында бу 57 нче мәчет. Район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов авыл һәм район халкын 10.00 сәгатькә әлеге бәйрәмгә чакыра.
-
Китаплы җәй укучылар белән язучыларны очраштыра
Күзкәй китапханәсендә мәдәниятле җәй дәвам итә, балалар белән төрле кызыклы чаралар үтеп тора. Әлбәттә, китап укуга кызыксындыру тәрбияләү беренче урында, шуңа күрә бу юлы китапханәгә авылыбызда яшәп иҗат итүче, балалар өчен язган «Без ясаган кар бабай» («Ел китабы-2015» конкурсында III урынны алган), «Әкиятләр», «Тәгәри китте йомгагым» китаплары, зурлар өчен чыккан...
-
Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгында сөт җитештерү буенча лидер
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булган. Бу хакта Росстатка сылтама белән The DairyNews хәбәр итә. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда,...
-
"ӘБИЛӘР БУЛГАЧ, АШЛАРДА ОЧРАШЫРБЫЗ, ӘЛЕГӘ - ЭЛВИН ГРЕЙ БЕЛӘН "КЫЗЛАР ПАТИ"ДА!"
Татар эстрадасының җырчылары һәм шул өлкәдә кайнаучы кызлар "Кызлар пати" кичәләре оештыра башлады. Гадәттә, бу очрашулар төнге клубларда татар дискотекаларында уза. "Кызлар пати"ның чираттагысында Элвин Грей да бар иде. Баксаң, Элвин Грей шушы клубка ял итәргә килгән. Билгеле, кызлар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады, Радик белән фотога төште! "Кызлар мине җылы...
-
ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин РФ Дәүләт флагы көне белән котлады
Ил флагы - дәүләтчелек, буыннар алмашы һәм халык бердәмлеге символы, анда илнең җәмгыятьтәге югары урыны, үзенең тарихи үткәненә хөрмәте чагыла. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия дәүләт флагы көне уңаеннан үз котлауларын җиткерде. Ул бүген, 22 августта, билгеләп үтелә. "Хөрмәтле ватандашлар! Илебезнең бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаренда кайбер даталар...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 22 август көнне, Тукай районында кояшлы. Төнлә дә аяз иде, көн дәвамында күк йөзендә болытлар күренмәс. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 28 градус җылы, төнлә +17 градус. Җил секундына 4-5 метр тизлектә. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, атна дәвамында яңгырсыз һәм бик җылы булачак.