21 март 2014 яңалыклары
-
Кырым халкына райондашлар да ярдәм итә
Кырым халкына ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, предприятие һәм оешма коллективларына да мөрәҗәгать итеп, анда яшәүче ватандашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакырган иде. Әлеге уңайдан Татарстанда тиешле счет ачылды һәм «Кырым халкына ярдәмгә» акча җыю оештырылды. Безнең район хакимияте һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә...
-
Сосновый Борда мини-футбол буенча ярышлар үтә
Бүген, 21 мартта, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт залында 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчы кызлар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге уза. Ярышларда 10 кешедән торган район мәктәпләре командалары катнаша.
-
Чыгарылыш сыйныф укучыларын зур сынаулар көтә
Бүген, 21 март көнне, Яңа поселогы мәктәп базасында XI сыйныф укучылары математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын бирә. Шундый ук сынау (пробный) аларны 24 март көнне рус теленнән көтә. Чыннан да, бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының чын урак өсте. Имтиханнарны ничек тапшырырга? Кайда укырга керергә? Нинди белгечлек иң яхшысы? Алда ниләр көтә?...
-
Мәләкәстә көрәш буенча турнир үтә
22 мартта Мәләкәс авылының мәктәп базасында авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, гер спорты буенча РСФСРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча спорт мастеры Василий Николаев истәлегенә багышланган II ачык турнир узачак. Ярышларда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр катнаша алачак.