"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Татарстан басуларында быелгы уңышның 3 млн тоннасы җыеп алынган. Урып-җыю эшләре 78 процентка башкарылган.
Районыбызның Новотроицкое авылында капиталь ремонттан соң яңартылган яшүсмерләр клубы тантаналы рәвештә ачылды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган республика программасы ярдәмендә иске бинага икенче сулыш бирелде һәм ул күпфункцияле заманча олы үзәккә әверелде. Хәзер авыл яшьләренең спорт, иҗат һәм интеллектуаль үсеш өчен зур шәһәрләрдәге кебек үк мөмкинлекләре бар.
Атланмай, алма һәм сыр бәясе төшкән, әмма азык-төлек кәрзине барыбер кыйммәтләнгән. Ел башыннан минималь җыелманың бәясе 8,5 процентка арткан.
Татарстанда яшь белгечләр өчен грантлар, торак арендасына компенсация һәм башка ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.
2 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак.
0