Бакчачылар проблемаларны бергәләп хәл итә
Без «Прикамье» һәм «Калинка» бакчачылык шир катьләренә бик тиз барып җиттек, чөнки хәзер ан да асфальт-бетон белән капланган юл ясалган, тигез, шома, көзге яңгыр астында ул көзге кебек ялтырап тора. Бу бакча ширкәтләре Бәтке авыл җирлеге составына керә. “Прикамье”да 1500дән артык участок теркәлгән, ә “Калинка» да 436 бакча участогы бар. Әлеге бакчачылык җәмгыятьләренә алып баручы 1180 метр озынлыктагы юлны төзүгә республика бюджетыннан 24 млн. сум акча бүлеп бирелгән.