Кенәздә ярминкә гөрләде
Үткән шимбә көнне Кенәз авыл җирлегендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Кенәз, Комсомольск, Новотроицк, Шилнәбаш, Түбән Суыксу, Сәмәкәй авыл җирлекләре актив катнашты. Авыл халкы, кунаклар, күпләп бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, он, балык, бал, ит: сыер ите, дуңгыз ите, ат ите, сөт һәм сөт продукциясе, башка авыл хуҗалыгы ризыкларын бик теләп, сөенеп сатып алдылар. Барысы да ярминкәдән канәгать калдылар. Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтыйх улы Камаловка ярминкә уздырган өчен күпләр җылы рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Фермерлар, эшмәкәрләр дә үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде.