Тату күршеләр
Әйе, татар халкы, чыннан да көчле дә, дәртле дә, ниндидер яңалык уйлап табарга оста да халык. Хәзер капка төбенә чыгып утыру, күршегә күрше керү, аралашу бетеп бара, телевизор, телефоннарга кереп киттек, дибез. Ә бит бу үз- үзебезгә бикләнү бары үзебездән тора. Хәл-әхвәл белешеп, кич утырып бәйләм бәйләп, тугәрәк өстәл артына җыелышып тәмле хуш исле чәйләр эчеп, күрше-күлән белән аралашып, чөкердәшеп яшәүләре үзе рәхәт бит, җәмәгатъ. Менә шушындый тату, рәхәт итеп яшәуче күршеләр турында сузем.