Яңа баш табиб билгеләнде
Тукай районы үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов урынына Илдар Шиhабетдинов билгеләнде. Шушы көннәрдә аны дәваханә коллективына тәкъдим иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.