Туган тел бәйрәме үтте
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә «Туган телем – газиз телем!» дип исемләнгән туган телләр айлыгы башланып китте. Айлык дәвамында мәктәптә китап күргәзмәсе, әдәби кичәләр, бәйге һәм кызыклы чаралар уздыру күздә тотыла.