Төрле була шалкан бәясе
Соңгы вакытларда яшелчәләргә: аш чөгендеренә, кишергә, суганга бәяләр арту халыкны гына түгел, аны үстерүчеләрне дә сискәндереп җибәрде. Әйтерсең аларны җиде диңгез артыннан алып кайталар. Яшелчә үстерүчеләр фикеренчә быел районыбызда яшелчә уңышы шактый мул булачак. Чит төбәкләрдән кайтарылган суган, кишер кебек яшелчәләргә кытлык булмаячак.Бәрәңге белән генә бераз хәлләр катлаулырак булырга мөмкин. Анысын да фермерлар алдан кайгыртып су сибеп үстерәләр.