Без сиңа ышанабыз!
Биклән авылының көрәшче егете Илназ Рамазанов күптән түгел 20 яшен тутырды. Яшь булуына карамастан, ул күп тапкырлар Татарстан, Россия чемпионатлары җиңүчесе, ике тапкыр дөнья чемпионы. Милли көрәш, билбаулы көрәш буенча спорт остасы. 2021 елның февраль аеннан башлап ул алты ярышта катнашты. Биш тапкыр беренчелекне яулады. Күптән түгел Рязань шәһәреннән Россия чемпионатыннан кайтты. Хәзер дөнья беренчелегенә әзерләнә.
Илназ Рамазановны хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев котлады, РФ Спорт министрлыгы Дипломын, район башлыгының Рәхмәт хатын, кубок һәм акчалата бүләк тапшырды.