Сыерны кем оста сава?
Тукай районында сыер савучылар һәм көтүне яңарту технологлары бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Авыл хезмәтчәннәре аны бәйге дип түгел, бәйрәм дип атыйлар. Җыр-бию, уен-көлке белән бу бәйге чыннан да зур тамашаны хәтерләтә. Быел бәйге «Гигант» хуҗалыгында үтте.