Тукайлылар телевизион фестивальдә катнаша ала
Республикада «Наше время – безнең заман» дип аталган VI ачык телевизион фестиваль старт алды. Сайлап алу турлары октябрь-ноябрь айларында Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә үтәчәк. Суперфиналы һәм гала-концерты башкалабызда узачак.