Тукайлыларны юлларны төзекләндерү, чүплекләрне юкка чыгару, урамнарны яктырту проблемалары борчый
«Халык контроле»ндә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләрен Сәрия Сабурская ачыклады
Шушы көннәрдә хакимиятнең үтырышлар залында Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашу узды. Биредә «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча сөйләшү үтте. Чарада Башкарма комитет житәкчесе Фаил Камаев, бүлек житәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.