«Төзүчеләр» стадионы каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара
Хәзерге вакытта Чаллының «Төзүчеләр» стадионы каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара. Монда ит, кош ите, балык, бал, сөт, бәрәңге, яшелчә һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. Безнең райондашларыбыз да ярминкәгә үзләре җитештергән продукция алып килгән.