Әбри Хәбриев “Якты юл” газетасын укыр өчен Тукай районына килгән?!
"Татар радиосының" диджее Әбри Хәбриев "ВКонтакте" да менә шундый фото урнаштырган. Егетләр кулында "Якты юл" газетасын күргәч, фото белән кызыксынмыйча булдыра алмадык.
Баксаң, күптән түгел "Рәвешләр" юмор театры безнең районның Иске Җирекле авылы тамашачысын бик шәп музыкаль программа белән сөендереп киткән икән. Биредәге күп функцияле "Дуслык" үзәге директоры Гөлназ Зарипова...