Сабан туе котлы булсын!
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!
Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе - хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Гадәттә, ул кыр эшләре төгәлләнгәч, үткәрелә. Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенгечә...