Пенсионерлар спартакиадасы
Сосновый Бор поселогында пенсионерлар арасында V район спартакиадасы үтте. Ярышлар 6 спорт төре буенча узды, анда барысы бергә 10 авыл җирлегеннән, шул исәптән 50дән артык кеше катнашты. Ату буенча ярышларда Мулланур Сабиров (Күзкәй) белән Фәридә Адиятовага (Калмия) тиңнәр булмады. Дартс уеннарында беренчелекне Михаил Калинин (Мәләкәс) һәм Резидә Миңнеханова (Комсомолец поселогы)...