Холкы да, эше дә матур
Авылым кешеләренә сокланам. Тырышлар, эшчәннәр, киң күңелле һәм ярдәмчелләр. Моны мин Казаклар авылында яшәүче, гомер буе сыер савучы булып эшләп, бүгенде көндә 80 яшен тутыручы Мөнҗия Зарип кызы Рафикова мисалында ачык күрсәтә алам.