Якты юл
  • Рус Тат
  • 18 декабрь 2015 яңалыклары

    • 18 декабрь 2015 - 12:14
      Районда биш йөзенче бала туды
      ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, ЗАГС бүлеге оешуның истәлекле көненә олы бүләк булып, районыбызда биш йөзенче бала дөньяга килде. Мондый шатлыклы хәбәрне Комсомолец поселогында гомер итүче Илдар һәм Рида Биковлар гаиләсе җиткерде. Биковларның көтеп алынган кызлары - София районда 2015 елда туган балалар арасында биш йөзенче булды, дип хәбәр...
      388
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 12:09
      Җәяүлеләр күпчелек очракта үз гаепләре аркасында үлә
      Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве аркасында күптән түгел генә Зәй районында 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Ул тәүлекнең караңгы вакытында транспорт хәрәкәте белән бер юнәлештәге полосадан барган, җитмәсә, өстендә яктылык кайтаргыч элементлар кергән кием дә булмаган. «Ока» машинасында баручы 30 яшьлек хатын-кыз аны бөтенләй күрмәгән. Ир-ат алынган җәрәхәтләреннән урында ук...
      403
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 11:55
      Шәхси кабинет аша пенсия буенча төрле сорауларны контрольдә тотарга була
      Түбән Суыксу авылында яшәүче Оркыя Арсланова һәм Фаимә Хөснетдинова редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле сорау белән мөрәҗәгать иттеләр: «Район Пенсия фонды идарәсе кайда күченде һәм авыл кешесе өчен кабул итү тәртибе ничек икән?». Бу сорауга ачыклык кертер өчен Тукай районы буенча Пенсия фонды бүлеге башлыгы Раил Тимербаев белән очрашып сөйләштек.
      371
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 10:53
      Район Советының чираттан тыш утырышы уза
      Көн тәртибендә: 2014 елның 16 декабрендә булган, 34/2 санлы «2015 елга һәм 2016-2017 планлы елларга Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү. Утырыш 21 декабрьдә сәгать 10га билгеләнгән.
      324
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 09:48
      Физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләгә кер юу машинасы бүләк иттеләр
      Яңа ел могҗиза, бүләк көтә торган вакыт. Бәйрәмгә санаулы гына көннәр калып бара. Кыш бабайның килүен, аның тылсымлы бүләкләрен балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә көтә. Шушы көннәрдә Хәйрулиннар гаиләсендә шундый шатлыклы вакыйга булды. Физик мөмкинлекләре чикле өч кыз тәрбияләүче бу гаиләгә, республиканың хәйрия эшчәнлеге советының карары белән, кер юу...
      383
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 08:47
      Яңа ел алды ярминкәләре башлана
      Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән беррәттән махсус «Яңа ел казы - 2015» дип аталган бәйрәм алды ярминкәләре дә оештырыла. Ярминкәләр шәһәрнең «Азатлык» мәйданында 19-20 һәм 26-27 декабрь көннәрендә, шулай ук Сарман трактында 26-27 декабрь көннәрендә үткәрелә. Эшләү вакытлары: 8.00-15.00 сәгатькә кадәр. Махсус палаткалар, өстәлләр куеп сату рөхсәт ителә....
      361
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 08:34
      Беренче репетицияләрен ферманың «кызыл почмагы»нда башлаган «Сударушка» бүген россиякүләм фестивальләрдә чыгыш ясый
      Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбле күптән түгел үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Үзешчән коллективның сәхнәдә чыгыш ясый башлавына 40 ел тулды. Әлбәттә, кечкенә генә ансамбль өчен бик зур гомер бу. Ул еллар эчендә коллективка кемнәр генә килмәгән, ансамбль кемнәрне генә зур сәхнәгә чыгармаган. «Сударушка» район, шәһәр, республиканы гына...
      522
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 07:45
      Реабилитация чаралары белән тәэмин итү социаль иминиятләштерү фонды карамагына күчә
      2016 елның 1 гыйнварыннан инвалидларны протез-ортопедия эшләнмәләре, санаторий һәм курортларга юлламалар һәм башка реабилитация чаралары белән тәэмин итү Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлеге дәүләт учреждениесе карамагына күчә. Тукай районында теркәлгән гражданнар, шулай итеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан әлеге сораулар буенча Социаль иминиятләштерү фондының Яр Чаллыдагы...
      525
      0
      0
    • 18 декабрь 2015 - 05:42
      Мусабай-Завод мәктәбе укучысы Данир Нуртдинов җиңел атлетика буенча республикакүләм ярышта җиңү яулады
      11-12 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республикакүләм ярышлар үтте. Безнең район данын яклап, бу ярышларга Мусабай-Завод урта мәктәбе командасы барды. (Тренерлары: Бакусев Гаяз Зарифуллович) Бу ярышларда шәхси беренчелектә 2 нче урынны 8 нче сыйныф укучысы Нуртдинов Данир яулаган. Бу егет спорт мәктәбендә инде кечкенәдән үк шөгыльләнә. "Районда үткән...
      600
      0
      0
    Реклама