Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте
Район мәгариф бүлеге методисты Сания Дәүләтшина хәбәр итүенчә, 27-29 октябрьдә районыбызның 25 мәктәбендә дә интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте.
- Мондый дәресләр һәрбер мәктәпнең бөтен сыйныфларында да булды. Сыйныф җитәкчеләре балалар белән әңгәмә оештырдылар, лекцияләр укыдылар, укучылар конспектлар язды. Интернет челтәре аша мәгълүмат эзләргә туры килгәндә, социаль челтәрләрдә...