3 март 2014 яңалыклары
-
Район суды улын үтергән З. Воронованы шартлы рәвештә җаваплылыкка тартты
Бүген район судында Кече Шилнәдә яшәүче үз улын буып үтергән З. Вороновага карата хөкем карары чыгарылды. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча үтерүдә гаепле дип табылды. Район суды, З.Воронцованы 5 ел сынау вакыты куеп, шартлы рәвештә 6 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.
-
Йоклап китеп «КамАЗ» машинасы астына кергән
Бүген төнлә Яр Чаллы - Зәй юлының алтынчы километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Яр Чаллыдан Зәйгә таба хәрәкәт итүче «Киа Спектра» машинасы руле артында утырган 27 яшьлек ир-ат йоклап китеп каршы юнәлештәге полосага чыга һәм аннан килүче прицеплы «КамАЗ» автомобиле астына килеп керә. Җиңел машинадагы егет фаҗига урынында ук җан бирә.