11 февраль 2014 яңалыклары
-
Бикләндә кеше милкен талап алучылар кайнар эздән тотылды
8 февраль, шимбә көнне, Бикләндә бер ханымны көпә-көндез кычкыртып талыйлар. Ике билгесез кеше аның өенә үтеп кереп, көч куллану юлы белән кәрәзле телефонын, телевизорын талап ала. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән, икенче көнне үк ачты. Җинаятьтә шикләнеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ике кеше тоткарланды, алардан урланган әйберләрне табып алдылар....
-
Якташын үтергән мигрантны кырыс җәза көтә
Бүген район судында бер үзбәкнең икенчесен кадап үтерүе буенча җинаять эше карала башлады. Бу хәл 8 ноябрьдә «Татарстан» совхоз поселогында, «Алмаз» хуҗалыгы терлекчелек комплексында булган иде. Суд утырышында дәүләт гаепләүчесе буларак катнашучы район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазановның әйтүенчә, мигрантлар арасында низаг үзара килешмәү аркасында килеп чыккан. РФ Җинаять Кодексының...
-
Сигез мең сум штраф өчен биш көнгә кулга алынды
Ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 35 эш төзелгән. Шуларның 8е кулга алынган, хокук бозучыларның 3есенә штрафларын икеләтә күләмдә түләтергә дигән карар чыгарылган, 3 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Ә язылган штрафны алар барыбер түләргә тиеш. Хокук бозучылар белән суд приставлары да тыгыз...
-
Фермерлар җыела
13 февраль көнне иртәнге сәгатъ унда хакимиятнең утырышлар залында район фермерларының семинар-киңәшмәсе узачак. "Шәхси хуҗалыкны үстерү, киңәйтү, дәүләт программаларына керү, язгы кыр эшләренә багышланган семинарда фермерлардан кала районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре, "Тукайагрохимсервис" ҖЧҖе вәкилләре һәм районның башка бүлек хезмәткәрләре дә катнашыр дип...