Якты юл
  • Рус Тат
  • 27 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 27 гыйнвар 2014 - 13:07
      Яшь көрәшчеләр район башлыгы кубогына бил алышты
      25 гыйнварда, шимбә көнне, Биклән урта мәктәбендә татар-башкорт көрәше буенча муниципаль район башлыгы кубогына сигезенче тапкыр район беренчелеге узды. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр катнашты. 9 команда составында 72 көрәшче бил алышты. Баш хөкемдар итеп Марат Мөхәммәдиев билгеләнде. Ярыш әләмен Биклән көрәшчеләре Илназ Рамазанов белән Радик...
    • 27 гыйнвар 2014 - 11:01
      Һава температурасы салкын торса да, мәктәпләрдә дәресләр өзелми
      Һава температурасы минус 23 градус булганда - авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары, 25 градус салкында - урта сыйныфлар, суыклар минус 30 градуска җиткәндә өлкән сыйныфлар мәктәпкә бармый кала ала, дип билгеләп үтә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты. Ләкин баласын җибәрү-җибәрмәү ата-анадан тора. Мондый көннәрдә дәресләргә килүчеләр өчен мәктәпләрдә...
    • 27 гыйнвар 2014 - 10:11
      40 градуска кадәр салкыннар көтелә
      Татарстанның гидрометеорология үзәге республикада каты салкыннар көтелүе турында хәбәр итә. 30 градус һәм аннан да түбәнерәк салкыннар инде 25 гыйнварда ук башланып китте. 28-31 гыйнвар көннәрендә һава температурасының тагын да төшүе көтелә, ул уртача тәүлеклек нормадан 15-18 ка түбәнрәк булачак. 29-30 гыйнварда төнлә 30-35 градус, урыны белән, Татарстанның көнчыгыш һәм...
    • 27 гыйнвар 2014 - 09:59
      Февральдән райондашларның хезмәт пенсияләре 6,5 процентка арта
      2014 елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләре, шул исәптән югары күләмдәгеләре, инвалидлык һәм туйдыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре 6,5 процентка арта, дип хәбәр итәләр Пенсия фондының район бүлегеннән.
    • 27 гыйнвар 2014 - 09:39
      Районда «Истоки» фестиваленең зона туры бара
      Районда фольклор коллективларының «Истоки» дип аталган фестивале үткәрелә. Хәзерге вакытта аның зона туры бара. Район мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел фестиваль яңачарак итеп үткәрелә. Районнан жюри үзе урыннарга чыгып, үзешчән коллективларның чыгышларын карый. Фестивальнең зона туры 30 гыйнварга кадәр дәвам итә.
    Реклама