10 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
10 гыйнвар 2014 - 10:17Каракларга машина йөртүченең ике адым читкә китүе дә җитәКышкы чорга кергәч, районда автотранспорттан шәхси әйберләрне урлау очраклары ешайды. Соңгы вакытта машина тәгәрмәчләрен урлап китүләр күбәйде. Гомумән, караклар күзләренә чалынган бернәрсәдән дә баш тартмыйлар. Документлар, акчалар, барсеткалар, навигаторлар, магнитолалар, акустика системалары, антирадарлар, запас частьлар, инструментлар һәм башка шундый әйберләрне урлау очракларын күпләп санарга мөмкин.
-
10 гыйнвар 2014 - 09:53«Рубин» футбол клубының яңа тренеры итеп Ринат Билалетдинов билгеләнде20 декабрь көнне «Рубин» командасының баш тренеры Корбан Бәрдыев һәм клубның генераль директоры Андрей Громовны эшләреннән алдылар.
-
10 гыйнвар 2014 - 07:09Яңартылган клуб ишекләрен ачтыЯңа ел алдыннан гына районыбызда бик шатлыклы вакыйга булды - 30 декабрьдә Иске Дөреш авылында ремонтланган, яңартылган мәдәният йорты ачылды.
-
10 гыйнвар 2014 - 07:08Кеше сәламәтлеге – иң кыйммәтле байлыкАвыл табиблары, авылның шәфкать туташлары... Көн, төн димичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, кар-яңгыр түгел, таш яуса да авыл кешесенә ярдәмгә ашыга торган җир йөзендәге иң игелекле һөнәр ияләре алар. Авыл җирендә хәзер элеккеге кебек ятып дәвалана торган дәваханәләр юк. Бу вазыйфаны амбулаторияләр, медицина пунктлары башкара. Кызганыч, кеше сәламәтлеген саклау өлкәсендә...
-
10 гыйнвар 2014 - 06:16Мәктәп укучылары “Гиндукуш”ка бардыларЯңа ел алдыннан Теләнче Тамак гомуми урта белем бирү мәктәбенең бишенче һәм җиденче сыйныф укучылары районның "Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музеенда булып кайттылар. Төрле чордагы хәрби форма, солдатларның шәхси әйберләре, документлар һәм музейның "Хәрби Дан залы" аеруча ошады. Экскурсия ахырында мәктәп укучылары истәлеккә фотога төштеләр.