Якты юл
  • Рус Тат
  • 29 октябрь 2013 яңалыклары

    • 29 октябрь 2013 - 12:20
      Балалар бакчаларына түләү буенча “кайнар линия” эшли башлады
      Балалар бакчаларына түләүгә үзгәрешләр кертү буенча халыкта бик күп сораулар туу сәбәпле, ТР Мәгариф һәм министрлыгында "кайнар телефон" линиясе эшли башлады. (843) 292-92-12 телефоны буенча эш көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.
      393
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 11:06
      Күчтәнәчкә ит алып килделәр
      Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә һәр Корбан гаетендә күчтәнәчкә ит алып киләләр. Бу изге гамәл быел да башкарылды.
      414
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 09:16
      Күзкәйгә Артур Туктагулов килә
      31 октябрь көнне 18 сәгатьтә Күзкәй авылы мәдәният йортында, 1 ноябрь көнне 19 сәгатьтә Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда Башкортстанның халык артисты Артур Туктагулов җитәкчелегендәге легендар "Далан" эстрада төркеме концерты була. Махсус кунак - Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрова. Билет бәясе 100 сумнан 200 сумга кадәр.
      420
      0
      0
    Реклама