Якты юл
  • Рус Тат
  • 24 апрель 2013 яңалыклары

    • 24 апрель 2013 - 10:11
      Юл куркынычсызлыгын тәэмин итүдә башкарасы эшләр күп әле
      Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев агымдагы елның беренче өч аенда юллардагы хәлнең торышына анализ ясады, хәрәкәт иминлеген саклау максатында башкарасы эшләр турында әйтте. Өч айда район территориясендә 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 6сы трассаларда булган. Аварияләрдә 6 кеше үлгән, 24 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр...
      198
      0
      0
    • 24 апрель 2013 - 06:32
      Депутат ярдәмчесе кабул итә
      27 апрельдә, шимбә көнне, 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
      151
      0
      0
    • 24 апрель 2013 - 06:29
      Янгынга каршы махсус режим кертелә
      Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә, 25 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда урман тирәли сөрелгән полосалар яңартылачак, Эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә урманнарда патруль хезмәте эшләячәк, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә вакытлыча постлар оештырылачак, урманнарга керү юлында өстәмә шлагбаумнар көйләнәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм...
      198
      0
      0
    • 24 апрель 2013 - 06:25
      Яр Чаллы шәһәрендә дә агросәнәгать паркы төзеләчәк
      Бу турыда район Советының егерме беренче утырышында ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры А. Хамаев хәбәр итте. Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре мондый сәүдә мәйданының кирәклеге мәсьәләсен күптәннән күтәрә иде. ТР Президенты Р. Миңнехановның кушуы буенча Казандагы кебек үк агросәнәгать паркы Чаллыда да төзеләчәк. Бу проект белән "Чаллы икмәге"...
      165
      0
      0
    • 24 апрель 2013 - 06:22
      Җирлек башлыкларын бүләкләделәр
      РФ Президенты В. Путинның 2012 елның 10 июнендә басылып чыккан 805нче номерлы Указы нигезендә, 21 апрель җирле үзидарә органнары көне буларак билгеләнде. Бу дата быел беренче тапкыр билгеләп үтелде. Дүшәмбе көнне узган атналык киңәшмәдә әлеге бәйрәм уңаеннан Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы И. Миңнехуҗин "2012 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә өлкәсендәге...
      166
      0
      0
    • 24 апрель 2013 - 06:13
      “Чаллы яшелчәсе”, “Ярыш” хуҗалыклары басуга беренчеләрдән булып чыктылар
      "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында язгы кыр эшләре бүген тулы куәтенә дәвам итә. Эшнең торышы белән танышу өчен без хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов белән басуларга чыктык.
      257
      0
      0
    • 24 апрель 2013 - 05:14
      Президенттан төп өч бурыч
      - Республика буенча язгы кыр эшләренең күп өлеше ун көн эчендә башкарылырга тиеш. Чәчүнең оешкан төстә, тиз үтүе безнең өчен бик мөһим, - дип белдерде 21 апрельдә, якшәмбе көнне, Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
      256
      0
      0
    Реклама