Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – уракны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү”
8 август көнне районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургали улы бу көнне Тукай, Минзәлә, Мөслим районнарында урып-җыюның барышы белән танышты. Вертолетта очып иген кырларын караганнан соң, безнең районда "Агрокөч төркеме" нең "Кама" агрофирмасы орлыкчылык заводында булды, Мус. Завод авылы янәшәсендәге кырда хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, җирлек башлыклары белән очрашты.