Йортлар төзекләндерелә
Бүген районда күпфатирлы 14 йортта капиталь ремонт бара. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, эшләрнең күпчелек өлеше башкарылган инде. Новотроицкоеда, Комсомолецта, Шилнәбашта, Круглое Поледа, Нефтебаза поселогында, Кече Шилнәдә, Теләнче Тамакта, Иштирәктә - берешәр, "Татарстан" совхозы поселогында, Бәткедә, Яңа поселогында икешәр йорт төзекләндерелә. Объектларда "Автостройинком", "Диалог", "Гарант-Плюс"...