22 март 2012 яңалыклары
-
22 март 2012 - 13:23Бәхетен үз җирендә тапкан егетБәхетен эзләп әллә кайларга чыгып китмәгән Азат Сәйфетдинов. Ул Биклән авылында яши. Югыйсә Чаллы педагогия институтының математика һәм информатика бүлеген кызыл диплом белән тәмамлаган өметле белгечне шәһәр мәктәпләренә дә бик теләп кабул иткән булырлар иде. Хәер, әле мәктәпне тәмамлаган чакта ук фикере анык була Азатның: югары белемле укытучы булып туган...
-
22 март 2012 - 13:14Җыр-биюгә иң оста балалар чыгыш ясый"Балкыш" балалар иҗат фестивале җиңүчеләре билгеләнде. 27 мартта фестивальнең ярымфинал концерты Мәләкәс урта мәктәбендә узачак. 6 апрельдә районның иң сәләтле балалары "Энергетик" мәдәният сараенда галаконцертта үзләренең чыгышларын күрсәтергә тиешләр. Анда "Балкыш"ның алдагы еллардагы җиңүчеләре, якташларыбыз - җырчы Илдар Әхмәтов, алып баручы Алмаз Гәрәев та катнашыр дип көтелә.
-
22 март 2012 - 13:11Нәүрүз бәйрәмеРайон мәдәният учакларында Нәүрүз - язны каршылау бәйрәмнәре үтә. Район чарасы 25 мартта Биклән авылында уздырыла, дип хәбәр итте район мәдәният бүлеге башлыгы А. Җаббарова. Биредә район иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, карга боткасы пешерү, уен-көлкеле бәйгеләр, пар атларда урам әйләнү булачак.
-
22 март 2012 - 13:06Һөнәр сайлау – җитди мәсьәләРайон мәгариф бүлеге өлкән сыйныф укучыларын, һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, белгечлекләр белән таныштыру өчен төрле оешмаларга экскурсияләргә алып бара. 20-23 мартта район мәктәпләрендә укучы егет-кызлар "Промпласт" җәмгыятендә, "Бигеш" аэропортында, "Россия тимер юллары" ҖЧҖндә, Чаллы шәһәренең политехник көллиятләрендә булды, "Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгында район фермерлар ассоциациясе эше белән танышты. Мондый очрашулар...
-
22 март 2012 - 13:00Эшмәкәр олы җыенда катнаша23-25 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия уңышлы эшмәкәрләренең җыенын уздыра. Җыенның 24 мартта узачак пленар өлешендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак, 25е көнне татар эшмәкәрләре Чувашия Республикасының Шыгырдан, Урмай һәм Тукай авылларында булыр дип көтелә. Районыбыздан бу олы чарада Боерган авылы...