Район мәгариф бүлеге өлкән сыйныф укучыларын, һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, белгечлекләр белән таныштыру өчен төрле оешмаларга экскурсияләргә алып бара. 20-23 мартта район мәктәпләрендә укучы егет-кызлар "Промпласт" җәмгыятендә, "Бигеш" аэропортында, "Россия тимер юллары" ҖЧҖндә, Чаллы шәһәренең политехник көллиятләрендә булды, "Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгында район фермерлар ассоциациясе эше белән танышты. Мондый очрашулар...