20 июль 2022 яңалыклары
-
ГТО билгеләренә ия булдылар
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт уеннарының 1 квартал нәтиҗәләре билгеле. Татарстан ГТОның ... билгесенә ия булды, шуларның 382е - ГТО сынауларын уңышлы үтәгән Тукай районы гражданнары.
-
Мотокросс буенча ярышлар уза
24 нче июльдә Тукай районы Әҗмәкәй авылы территориясендәге «Найком Арена» техник спорт төрләре стадионында квадроциклар кроссы буенча ярышлар узачак.
-
Тукайлылар "Чатыр тау җыены"нда катнашты
Шушы көннәрдә Азнакайда “Чатыр тау җыены – 2022” төрки халыкларның халык иҗаты төбәкара фестивале узды. Фестивальдә 40тан артык район коллективлары чыгыш ясады. Тукай районын әлеге чарада Иске Абдул авыл җирлегенең татар халык җырларына тезмә белән “Асыльяр» халык фольклор ансамбле тәкъдим итте.
-
Яңа баш табиб билгеләнде
Тукай районы үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов урынына Илдар Шиhабетдинов билгеләнде. Шушы көннәрдә аны дәваханә коллективына тәкъдим иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
-
«Иминлек каешы» профилактик чарасы старт ала
11 июльдән 10 августка кадәр республикада «Иминлек каешы» профилактик чарасы үткәрелә. Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллануда административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
-
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра
Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.