20 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Бүген Рамазан аеның 20 нче көне. Кояш баюга 21 нче көне башлана. 15 июнь көнне кояш 20 сәгать 16 минутта бата, бу авыз ачу вакыты. Иртәгә, 16 июнь көнне, кояш 2.45 сәгатьтә чыга. Сәхәр вакыты кояш чыгуга кадәр 2 сәгать алдан төгәлләнә, ягъни 0 сәгать 45 минутта. Иртәгә ифтар вакыты...
-
Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры билгеле (видео)
Әлфия Авзалова, Казанның 7нче хастаханәсендә ятканда, кызы Зөлфия белән бергәләп җырлаган. (Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры - "Сагыну җыры". Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисов авторлыгында язылган бу җырны "Ак чәчәкләр кебек кар ява" дигән исем белән дә атап йөртәләр. Әлфия...
-
Тукай районында наркотикларга каршы акция узды
Тукай районы Күзкәй авылы мәктәп яны лагерендә ял итүче укучылар каникулларын бик файдалы итеп үткәрәләр, дип хәбәр итте "Якты юл" газетасына Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхенурова. "Без наркотикларга каршы" дигән чара кысаларында лагерьга йөрүче балалар сәламәт тормыш рәвешен чагылдыручы рәсемнәр ясаганнар. Шушы иҗат җимешләреннән мәктәптә күргәзмә дә оештырылган. Теләгән һәр...
-
Тукай районында балык тотучылар юл һәлакәтенә очраган
18 июнь көнне көндезге сәгать 2дә Яр Чаллы - Борды юлының 6нчы километрында - Түбән Суыксу күпере янында - «Киа Спектра» автомобиле юл кырыена төшеп әйләнде. Шәһәрдә яшәүче ике ир-ат һәм бер хатын-кыз алдагы көнне Җәйләү авылына балык тотарга барган булалар. Кайтышлый руль артындагы 35 яшьлек ир-ат автомобиль белән идарә...
-
«Хәтер шәме» акциясендә Тукай районыннан 2500ләп кеше катнашачак
22 июнь - Хәтер көне кысаларында быел да районда яшәүчеләр «Хәтер шәме» акциясенә чыгачаклар. Акциядә һәм Хәтер көненә багышланган башка чараларда барысы 2500гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Авыл җирлекләрендә 21 июнь көнне кичке яки төнге сәгатьләрдә шәм кабызу, 22 июньдә сугыш корбаннары истәлегенә куелган обелисклар янында митингла уздыру планлаштырыла....
-
Мең айдан да хәерлерәк кич ул – Кадер кичәсе
Рамазанның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Бу көннәр арасында бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар - ул Кадер кичәсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлламгә вәхилек китерә, Коръән иңә башлый. Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Кадер кичәсенең вакыты төгәл...
-
Бүген Тукай районында кояш күренерме – һава торышы фаразы
Бүген, 20 июнь көнне, кояш болытлар арасыннан сирәк күренер. Иртән һәм көндез яңгыр яву ихтималы зур, дип фаразлый синоптиклар. Кичкә таба исә аязып җибәрәчәк. Һава температурасы көндез 19 градус, төнлә 13 градус җылы булыр дип көтелә.