20 май 2017 яңалыклары
-
СПИД инфекциясе турында сөйләштеләр
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ««Стоп ВИЧ/СПИД» бөтенроссия акциясе кысаларында «Чоңгылга юл» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Анда төрле гаиләләрдән 102 балигъ булмаган бала чакырылган иде. балаларга ул көнне бу куркыныч инфекциянең ни рәвешле йогуы, аннан саклану юллары турында аңлатылды. Блиц-сорашу үткәрелде, ВИЧка каршы социаль ролик күрсәтелде. Тренинг ахырында...
-
Тукайлылар республика ифтар мәҗлесендә катнашачак
27 майда Казанда V республика ифтар мәҗлесе үткәреләчәк. Анда безнең районнан имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендә 10 кеше катнашыр дип көтелә. Авыз ачу мәҗлесен башкаланың Үзәк стадионында үткәрү планлаштырыла. Әйтергә кирәк, бу чара елдан-ел колачын киңәйтә бара. Узган ел ифтарда 10 мең кеше катнашса, быел бу сан 15 меңгә җитәр...
-
«Иске Казан түгәрәк уены»ннан районның алты коллективы җиңүче дипломы белән кайтты
Биектау районының Шәпше авылында үткән бөтенроссия «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваль-конкурсында районның фольклор коллективлары һәм аерым солистлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты.
-
Җирлек башлыкларын хезмәт хакының – аз, штрафларның күп булуы борчый
Күзәтчелек органнары тарафыннан бертуктамый салына торган штрафлар, хезмәт хакларының аз булуы, җир участокларын теркәгәндә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы, зиратларны тотуга бюджеттан акча бүленмәве, нотариаль мәсьәләләр һәм башка шундый бик күп сораулар борчый авыл җирлекләре башлыкларын. Тукай, Сарман, Актаныш, Зәй, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районнары авыл җирлекләре башлыклары өчен оештырылган зона семинар-киңәшмәсендә...
-
Район КФХларыннан алынган анализларда кош гриппы юк
«Лаеш» кошчылык фабрикасында тавыкларда кош гриппы булу ачыкланганнан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә югары патогенлы кош гриппы авыруына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) билгеләнде. ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, карантин республиканың түбәндәге территорияләрендә билгеләнде: Норлат районының Норлат шәһәрендә (Түбән Норлат урамы...
-
Бәйрәмгә чакырабыз
«Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре 21 майда 17 сәгатьтә Тукай Яр буе урамы «Тәүбә» мәчете мәйданы каршында «Май нурларын сибә туган җиргә» дигән кичә-концертка чакыра. Телефон: 70-16-50. 6+