19 август 2017 яңалыклары
-
Кырым фестиваленнән алдагы эшчәнлегебезгә яңа көч туплап кайттык
Иҗат кешесе гел эзләнүдә бит ул. Бер урында гына торуны без артка бару кебек хис итәбез. Шуңа күрә сәхнә кешеләре конкурс-бәйгеләрдә һәрдаим катнашып торырга ашкына. Без дә шундыйлардан. Һәм якташларыбыз белән иҗат уңышы бәхетен уртаклашасыбыз килә.
-
Уракта ветераннарның да өлеше зур
Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов уттай урак өстендә авыл өлкәннәрнең булышлыгы турында сүз чыккач, берсүзсез «Чаллы яшелчәсе +» хуҗалыгына алып барасын әйтте. Чөнки җәмгыять директоры Ришат Хатыйпов һәр тармакта ветераннар эшчәнлеген мактап сөйли. Аларның бай тәҗрибәсенә таяна, акыллы киңәшләренә колак сала, бигрәк тә кылны кырыкка ярыр чакта иң җаваплы...
-
Кнәздә Бал Спасын бәйрәм иттеләр
Август ае елның бакча нигъмәтләренә иң бай ае. Шуның өстенә православие динен тотучылар Спас көннәрен дә билгеләп үтә. Беренчесе - Бал Спасы.
-
«Ярыш» хуҗалыгының ындыр табагында эш кайный
Авыл кешесе элек-электән урак өстен рәхәт бер борчылу, зур өметләр белән, җиңнәрен сызганып каршылый. Быел байтак вакыт шул халәттә булырга туры килде - һава шартлары аркасында игеннәр соң өлгерде. Шуңа да, бөтен тырышлыкны бер йодрыкка туплап, игеннәрне урып-җыюны кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга кирәк.