19 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп баруыбызны дәвам итәбез. Бүген, 19 июнь көнне ифтар вакыты - 20.18 сәгатьтә. Иртәгә сәхәр 00.45 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.18 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
Гадәти булмаган 10 үзенчәлекле кайнатма рецепты: үзе искиткеч тәмле, үзе җайлы
Җир җиләге яки карлыган кайнатмасы белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә уңган хуҗабикәләр һәрчак якыннарын һәм кунакларын ниндидер ят ризыклар белән сөендерергә ярата. Җиләк-җимешләрнең өлгергән чорында, гадәти булмаган варенье рецептларын белеп тору ярап куяр дип уйлыйбыз. "Интертат" газетасы туплаган рецептларны аш-су әзерләү дәфтәрегезгә теркәп куегыз, кирәге чыкмыйча калмас. Бөтнек...
-
Тукайлылар Сәләт лагерендә журналистика нечкәлекләренә төшенде
Сәләт лагере "Болгар Туган тел форумы"ның икенче сменасы дәвам итә. Файдалы һәм күңелле ял итүчеләр арасында тукайлылар да бар. Кичә Болгар аланында татар яшьләре журналистика нечкәлекләре мастер-классында катнашты. Аны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең проектлар режиссеры, алып баручы Венера Иванова үткәрде. Фото ВКонтакте челтәреннән
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 2нче этабына старт бирелде
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы белән берлектә «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан иткән иде. Бүгенге көндә район авыл җирлекләреннән булган 10 катнашучыбыз бар. Аларның фотоларын, үзләре шул тәмнюшкәне тотып төшкән рецептларын без газета битләрендә дә,...
-
Тукайлыларның куркынычсызлыгы – көн кадагында
Торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, социаль тәэмин итүдә хисапта торучы социаль куркыныч, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар өйләрендә янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштырылды. Ведомствоара чара барышында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 10нчы катнашучысы
Күзкәй авылыннан Гөлнара Сәхәпова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мн Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. «Сәләтсез бала булмаган кебек, сәләтсез бер генә кеше дә була алмый», - дип уйлыйм мин. Минем әбиләрем бик оста пешекче, танылган палас сугучылар, ә бабаларым алтын куллы балта осталары иде....
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 9нчы катнашучысы
Боерган авылыннан Илүзә Шамилова. Аның хаты болайрак иде: - Мин Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары булып эшлим. Гаиләмне төрледән-төрле ризыклар белән сыйларга яратам. Мин сезнең хөкемгә тәмлекәйләр янына файдалы чәй рецепты тәкъдим итәм. Букопор (Копорье) чәе, ул кипрей (халык телендә иван-чәй) үләненнән ясала. Рецепт катлаулырак, чөнки чәйне пешерәсе...
-
Тукайлылар Бөтенроссия робототехника олимпиадасында катнашачак
23-25 нче июньдә Иннополис шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия робототехника олимпиадасының төп категориясендә, Татарстан Республикасының данын яклап, барлык өч яшь төркемендә дә Биклән егетләре катнашачак. Олимпиада 8 төрле категория буенча үткәрелә. Төп категория Бөтендөнья робототехника олимпиадасы кагыйдәләре буенча үткәрелә. Әлеге чарага Россиядән 311 команда (592 катнашучы) килер дип көтелә. Төп категориянең кечкенәләр...
-
Тукай районында бу җәйдә җәй булырмы
Бүген, 19 июнь көнне,Тукай районында аязучан болытлы һава көтелә. Кояш тукайлыларны үзенең җылысы һәм якты емаюы белән сөендерер. Көндез термометр баганасы 22 градуска кадәр күтәрелер, төнге сәгатьләрдә исә +14 градус булыр дип фаразлый синоптиклар. Яшенле яңгыр булуы ихтимал. Ә чып-чын кызу җәй Тукай районына әле киләчәк, дип ышандыра халык синоптиклары,...