18 август 2022 яңалыклары
-
Күңелле һәм файдалы ял
10-16 август көннәрендә Түбән Кама районында «Дети галактики» дип аталган палаткалы лагерьлар фестивале булып узды. Быел бу фестивальдә республикабызның егерме районыннан 199 бала катнашты. Районыбыздан фестивальдә Кнәз, Кече Шилнә, Круглое Поле гомумбелем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашты.
-
«Иминлек каешы» акциясе нәтиҗәләре
Татарстан Республикасында 11 июльдән 10 августка кадәр «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелде. Акциянең максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллануда административ хокук бозуларны кисәтү.
-
Яңа маршрут буенча өстәмә рейс
Алдагы санда без районда «Кафе “Уют”» – «Подсолнухи» микрорайоны – «Восточный» микрорайоны буенча 119 санлы яңа маршрут йөриячәге турында язып чыккан идек инде.
-
«Балкыш» лагеренда спорт сменасы
15 августта районның «Балкыш» лагеренда спорт сменасы эшли башлады. Әлеге сменада Татарстан буенча һәм район күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән, җиңүләр яулаган 75 бала ял итә.
-
Ил куәте – икмәктә
Хәтерлим әле, ата-бабаларыбызда бик матур гадәт бар иде. Табын артына ризык-тәгам җыярга утыргач, гаиләдәге иң өлкән кеше, йә әбекәй, йә бабакай була иде ул, күкрәгенә терәп хуш исле ипекәйне кисә. Аннары, гаилә әһелләре уң кулларына ипекәйне тотып ризыкланырга керешә. Бу – ипекәйгә хөрмәт. Бу – игенченең намуслы хезмәтен югары бәяләү дә ул.