18 май 2020 яңалыклары
-
Алмагачлар чәчәк койганда
– Ә син нишләп ятасың монда? Өемнең түр башына кем яткырды сине? Бар, үз өеңә кайт. Сине югалтканнардыр...
-
Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...
Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...
-
«Эшле булуыма сөенәм»
«Мин – җир улы. Югары Суыксуда туып-үстем һәм, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ак калага юл тоттым – Яр Чаллы елга портына эшкә урнаштым. Ялларда туган авылыма кайткач, Түбән Суыксудагы спортзалга волейбол уйнарга йөрдем. Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем белән гел авылда булдым. Бөтенләй күченеп кайтырга бер очрак этәргеч булды. Елга портында эшләгәндә җитәкчем үзенә өй салырга бура алып кайтуымны сорады. Удмуртиядән шәп бура алып кайттым. Аннары ул: «Мин өйне таштан салырга булдым» дигәч, бураны сатып алдым да, Югары Суыксуда йорт җиткердем. Шуннан каралты-кура төзеп, мөгезле эре терлек сатып алдым. Шулай биш-алты баш терлектән башланды крестьян-фермер хуҗалыгы», – дип зур эшнең – крестьян-фермер хуҗалыгының чишмә башы хакында сөйли Мөнәвир Шәйхетдинов.
-
Татарстанда музей, бассейн һәм фитнес үзәкләр эшли башлый
Татарстанда 18 майдан фитнес-үзәкләр һәм бассейннар эшли башлый. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүматларның рәсми порталында басылып чыкты. Шәхси тренер белән бер генә кеше шөгыльләнү мөмкин.