18 апрель 2013 яңалыклары
-
Комсомолецта «Иң күп белүчене» ачыкладылар
Комсомолец поселогы мәктәбендә биология, химия һәм физика атнасы уңаеннан «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Аны укытучылар Г. Юнусова һәм В. Якушева алып барды. Уенда 5 команда катнашты. Иң-иңнәр арасында Наилә Гайниева командасына тиңнәр булмады. X сыйныфта укучы Наиләнең үзенә исә «Иң күп белүче» исеме бирелде. Моннан тыш,...
-
Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы 839 сумга җитте
2013 елның 1 апреленнән айлык түләүләрне индексацияләү белән беррәттән бердәй социаль дәүләт түләүләре алу хокукына ия гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы сыйфатында бирелә торган сумма да 5,5 процентка артты.
-
Талауда гаепләнүче җаваплылыкка тартылды
Бәтке авылында яшәүче 25 яшьлек ир-ат РФ Җинаятьләр Кодексының 161 маддәсе, 2нче өлеше, "г" пунктына караган (талау, чит кеше милеген ачык рәвештә урлау) җинаятьтә гаепле дип табылды һәм Тукай район суды карары нигезендә 2 ел сынау шарты белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.