17 октябрь 2022 яңалыклары
-
Гомер чишмәсе
Теләнче Тамак авыл җирлегендә чишмәләр иганәчеләр һәм җирле халык көче белән төзекләндерелә.
-
Мохтаҗларга ипи тараттылар
16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне иде. Икмәк-кешенең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы. Ул бөтен ризыклар арасында иң кадерлесе. Ипи һәрвакыт өстәл уртасына хөрмәтләп куела куела һәм безне төп туендыручы булып санала.
-
Кенәздә ярминкә гөрләде
Үткән шимбә көнне Кенәз авыл җирлегендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Кенәз, Комсомольск, Новотроицк, Шилнәбаш, Түбән Суыксу, Сәмәкәй авыл җирлекләре актив катнашты. Авыл халкы, кунаклар, күпләп бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, он, балык, бал, ит: сыер ите, дуңгыз ите, ат ите, сөт һәм сөт продукциясе, башка авыл хуҗалыгы ризыкларын бик теләп, сөенеп сатып алдылар. Барысы да ярминкәдән канәгать калдылар. Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтыйх улы Камаловка ярминкә уздырган өчен күпләр җылы рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Фермерлар, эшмәкәрләр дә үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде.
-
Туризм буенча ярышлар узды
Тукай муниципаль районының Яңа поселогында мәктәптән тыш эшләр үзәге мәктәп укучылары арасында «Алтын көз-2022» спорт туризмы буенча район ярышларын оештырылды.
-
Көзге өмәләр дәвам итә
Районыбыз авыл җирлекләрендә көзге җыештыру өмәләре дә дәвам итә. Узган атнада Сәет авылы зиаратында җыештыру, чистарту өмәсе булып узды.
-
“Үз агачыңны утырт!”
Тукай районында шул исемдәге агач утырту акциясе дәвам итә. Авыл җирлекләрендә узган ялларда инде 200 дән артык үсентеләр утыртылды. Бу игелекле эштә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, укытучылар, укучылар башлап йөри. Калмаш авылында да агач утырту өмәсе күңелле, оешкан төстә үтте.