15 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Диспансеризация чирләрне иртә стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәваларга ярдәм итә
Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, 2016 елда диспансеризация үткәндә Тукай районында 7 кешедә онкология авырулары ачыкланган: 4 очракта ир-атларның мәни бизендә, 1 очракта авыз куышлыгында, 1 очракта хатын-кызларның аналыгында яман шеш, 1 очракта миелолейкоз табылган. 15 кешедә шикәр диабеты, 33 кешедә кан әйләнеше системасы авырулары билгеле булган.
-
Калган чөгендерләрне бер айдан гына җыеп булачак
Газетаның рәсми сайтында «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында аш чөгендере алу турында мәкалә басылганнан соң, укучыбыздан сорау килде. Ул басуда калган чөгендерләрне малларга ашатыр өчен җыярга ярыймы дип кызыксына. Предприятие директоры Ришат Хатыйпов әлегә басуга керергә ярамаганын искәртте, чөгендер һәм кишер җыю тәмамлангач, якынча бер айдан нинди тәртиптә кертергә икәнен хәл итәрбез,...
-
Урып-җыю эшләре соңгы көннәрдә әлләни алга бара алмый
Моңа күпләп яуган яңгырлар игенчеләргә басуга чыгарга ирек бирми. Бөртекнең дымлылыгы бүгенгә 24-30 процент тәшкил итә, люпинныкы бөтенләй 40 процентка җитә. Әлеге культура районда «Кама-Бекон» хуҗалыгында һәм «Кама» агрофирмасында игелә. Бөртеклеләрнең әлегә 71 проценты гына урып-суктырылды, барысы 117 мең тонна икмәк җыелды. Аерым хуҗалыклар буенча караганда, «Биклән», «Ярыш» эшләрне тәмамлау...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 15 сентябрь көнне, Тукай районында аяз һава. Явым-төшем көтелми. Температура көндез 21 градус җылы, төнлә +13 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә кояшлы, яңгырсыз, 19-20 градус җылы.