15 август 2017 яңалыклары
-
Тукай районы мәгариф идарәсе Республика август киңәшмәсеннән өр-яңа машина алып кайтты
Бүген Мөслим районында республиканың мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Район мәгариф идарәләренә 45 "Лада Ларгус" җиңел машинасы тапшырылды. Шул исәптән Тукай районына да. Районнарга 14 "Форд" микроавтобусы да тапшырылырга тиеш. Алары кайсы мәктәпләргә китәр, әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итте "Якты юл" хәбәрчесенә муниципаль районның мәгариф идарәсе җитәкчесе...
-
Белем алу өчен хәрәкәт кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз – Рөстәм Миңнеханов
Мөслимдә район һәм шәһәр башлыкларына мәгариф идарәләре өчен мәктәп автобуслары тапшырылды. Бүген Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды. Район мәгариф идарәләренә 14 "Форд" микроавтобусы һәм...
-
Тукай районы прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итә
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү һәм аларның шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын тормышка ашыру йөзеннән, РФ Генераль прокуроры күрсәтмәсе нигезендә прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уздырылып килә. Тукай районы прокуратурасында исә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү агымдагы елның апрель аеннан бирле һәр айның беренче сишәмбе көннәрендә...
-
Андрей Малахов декрет ялына киткән
Якынча исәпләүләр буенча, аңа кимендә 532 мең сум акча түлиячәкләр. "Беренче канал"дан декрет ялына китүче Андрей Малаховка якынча күпме акча тиешлеге саналган. Якынча исәпләүләр буенча, аңа кимендә 532 мең сум акча түлиячәкләр. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Канун буенча, "Пусть говорят" тапшыруының элеккеге алып баручысына 4,5 айлык хезмәт хакы түләүләре...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 15 август көнне Тукай районында кояшлы. Һава температурасы көндез 23 градус, төнлә +10 градус. Җил тизлеге секундына 2 метр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, бу атна явым-төшемсез, 22-23 градус җылы, дип фаразлана.