15 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районыннан бүген армия сафларына 7 егет озатылды
Язгы чакырылышта район буенча 37 егет ил алдында бурычын үтәргә тиеш. 15 июль иртәсендә 7 тукайлы хәрби хезмәт үтәр өчен армия сафларына озатылды. Солдат булырга җитешкән егетләр саны бүгенгә - 28 кеше. Калган 9 егетне 2нче июльгә кадәр озатырга планлаштырыла. Иң якын озату көне - 17 июль. Армия сафларына китүчеләр...
-
«Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында семинар-киңәшмә узды
Бүген Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында «Үсеп килүче буында һәм яшүсмерләрдә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия һәм гражданлык җаваплылыгын формалаштыру системасының үзенчәлекләре» темасына семинар-киңәшмә узды. Семинар республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков рәислегендә һәм район башлыгы Васил Хаҗиев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы...
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Бүген Рамазан аеның 20 нче көне. Кояш баюга 21 нче көне башлана. 15 июнь көнне кояш 20 сәгать 16 минутта бата, бу авыз ачу вакыты. Иртәгә, 16 июнь көнне, кояш 2.45 сәгатьтә чыга. Сәхәр вакыты кояш чыгуга кадәр 2 сәгать алдан төгәлләнә, ягъни 0 сәгать 45 минутта. Иртәгә ифтар вакыты...
-
В.Путин: Әгәр Россия икътисадына карата санкцияләр бетерелсә, безнең җавап та шундый булыр
Россия Президенты хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт санкцияләрне агымдагы ел ахырына кадәр озайтты. Россия көнбатыш партнерларга карата санкцияләрне, алар тарафыннан шундый ук карар булган очракта, бетерәчәк. Бу хакта Россия Президенты унбишенче "Владимир Путин белән туры элемтә" барышында хәбәр итте. "Безнең Хөкүмәт санкцияләрне агымдагы ел ахырына, 31 декабрьгә кадәр. озайтты, Икътисадыбызга карата чикләүләр...
-
Венера Ганиева Әлфия Авзалова турында: “Гадилектә – даһилек“
Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага, даһи җырчы Әлфия Авзалова турында хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле, дип мөрәҗәгать иттек. - Татар халкы өчен бу гаять зур югалту... Ул безнең һәммәбез өчен дә маяк иде һәм үрнәк булуын һаман да дәвам итә... Әлфия апаның иҗаты белән сокланмаган кеше юктыр ул. Мин аның бригадасы...
-
Тукай районына концерт белән килгәндә Әлфия Авзалова Кифая апаларда туктала торган булган
Яңа Бүләк авылыннан Кифая апа Әхмәтҗанова татар халкының легендар җырчысының үлемен редакция хәбәрчесеннән ишетте: - Иии, урыннары оҗмах түрендә булсын. Миндә бик еш кунак була торган иде, бик озак сөйләшеп утыра торган идек. Илһам Шакиров Әлфия Афзалованы бары миндә генә кундырды, шуңа һәр килүендә әзерләнеп көтеп тора идем мин аны....
-
Райондашларыбыз кечкенәдән үк экологик тәрбия ала
- Мәләкәс-Иске Җирекле буасын ел саен чистартып тору, чүп-чардан арындыру - матур гадәткә кереп китте, - дип яза редакциябезгә Мәләкәс авылыннан Эльвира Вәлиева. - Ел саен әлеге искиткеч матур урын яңа төсмер ала бара. Бу елны да без, эшне озакка сузмыйча, Яр Чаллы шәһәренең «Чүп-чар. Бүтән. Юк. Яр Чаллы» («Мусора....
-
Тукайлыларның яраткан җырчысы Люция Мостафина Әлфия Авзалова турында истәлекләре белән уртаклашты
"Шул хәтле нык ярата, хөрмәт итә идем мин аны. Вафат булуы турындагы хәбәрне бик тетрәнеп кабул иттем. Әлфия Афзалова репертуарындагы җырларны бик яратам, һәрдаим җырлыйм. Чаллы шәһәренә концерт белән килгәч, әле үзенә дә әйткән идем. Чып-чын гади итеп, үз күршесе белән сөйләшкәндәй "Маладис" дигән иде. "Сагындыра шул чакта" дигән җырын...
-
Илһам Шакировның Әлфия Авзалова вафаты турындагы хәбәрне ничек кабул иткәне билгеле
Бүген 84 яшендә каты авырудан соң татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды. Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар. "Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп,...
-
Райондашларыбыз кечкенәдән үк экологик тәрбия ала
Урман яну очраклары гадәттә җәй көннәрендә еш була. Шуны истә тотып һәм экология елы кысаларында, «Татарстан» совхозы поселогында «Урманны янгыннан саклыйк!» дип аталган чара үтте. Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен уздырылган бу чарага Татарстан урманчылыгы участок урманчысы Ирек Сафин чакырылды. Җәй - олыларның да, балаларның да табигатькә чыгу чоры....
-
Тукай яшьләре «Минем кече Ватаным» конкурсында катнаша ала
«Россия авыл яшьләре союзы» бөтенроссия яшьләр оешмасы «Минем кече Ватаным» дигән конкурс игълан итә. Анда 14тән башлап 35 яшькә кадәрге тукайлылар катнаша ала. Моның өчен 16 июньгә кадәр «Культурно-историческое наследие села» www.nasledie-sela.ru, наследие села.рф мәгълүмат порталы аша заявка җибәрергә кирәк. Белешмә өчен телефон: 8 (495) 621-50-52. Электрон почта: malaya_rodina@inbox.ru, rssm@inbox.ru.
-
Район газетасына язылырга онытмагыз
2017 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетага почта бүлекләре аша да, Интернет аша да, редакциягә килеп тә язылырга мөмкин. Район яңалыклары, оператив хәбәрләр, авыллардагы вакыйгалар, гыйбрәтле...
-
Җырчы Әлфия Авзалова вафат булды
Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң җырчы Әлфия Авзалова вафат булды. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. Татар-информ агентлыгы
-
Халык синоптиклары 20 июньнән соң чын җәй вәгъдә итә
Быел инде өч айдан бирле халыкны борчыган иң актуаль сорау - кайчан җәй җитә? Бер генә көн сөендерә дә, кояш тагын болыт артына кереп кача. Качуы бер хәл: артыннан ук җил чыга, коеп яңгыр ява яки гарасат уза. Быелгы яз бакчачыларны шактый сынады. Бер генә түгел, берничә тапкыр бакчага чыгарган...
-
15 июньгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 15 июнь көнне, Тукай районында аязучан болытлы һава. Температура көндезге сәгатьләрдә 20 градуска кадәр җылы, ә төнен 13 градус җылы булуы көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 5 метр тизлектә, дип фаразлый синоптиклар