14 май 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: «Ул сүзне ишетүгә үк сүгенәсем килә»
- Моңа тиклем, гастрольләргә көзен чыгып китеп, язга кадәр 180 концерт куя идек.Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, соң чыгылды, әмма 3 ай эчендә планда булган 80 концертны куеп кайттык. Күп районнарга барып җитә алмадык, шуңа күрә, августта Башкортстан буйлап йөрисебез бар. Төркемемдә "тере" музыкантлар, алар белән алдан сөйләшелгән концерт санын тутырырга...
-
Капельница астында ятучы Радик Юлъякшин концертларын кичектермәскә булган
Сәламәтлеге какшау сәбәпле Уфа хастаханәсендә дәваланучы Радик Юлъякшин яхшыга гына өметләнә. Инстаграм битендәге фотосы астына ул: "Барысы да яхшы булыр!" - дип язып куйган. Кан басымы күтәрелеп киткән җырчыга әле шушы көннәрдә генә ашыгыч ярдәм чакыртканнар иде. Интернетта хәтта йөрәге тоткан икән диючеләр дә булды. Хәле мөшкел булуга карамастан, җырчы...
-
Крыжовник үрчетәбез
Крыжовникны тамырланган ботаклардан да үрчетергә мөмкин. Аның асылы түбәндәгечә. Сентябрь урталарында куакның бар берьеллык ботакларын да мөмкин кадәр төптәнрәк кисәләр. Яз көне куакта табигый матдәләр ясалсын өчен, чагыштырмача карт ботаклар гына калдырыла. Икенче елны буйга күпсанлы ботаклар үсеп чыгачак. Алар 15 см га җиткәч, очларын гына калдырып, көпшәк туфрак белән...
-
Ринат Гобәйдуллинның иҗатташ дуслары аның туган көненә концерт үткәрә
Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык яраткан дистәләгән җырлар авторы Ринат Гобәйдуллин май аенда туган. Кызганыч, арабыздан дәртләнеп иҗат иткәндә, матур уй-планнар белән яшәгәндә кинәт китеп барды. Моңсар үзе булмаса да, җырлары яши, алар бик күп танылган җырчылар репертуарында. Халык күңелендә дә шул җырлары белән яши ул. Әйтерсең лә,...
-
Шикәр чөгендерен чәчү соңгы гектарларда бара
Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 54 процентка башкарылган. 31,2 мең гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчелгән. Планданы 3,5 мең гектар мәйданның 3,2 мең гектарында шикәр чөгендере чәчелгән. Бу шикәр чөгендерен чәчү тәмамлануга бара дигән сүз. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да чәчү оешкан төстә бара. Бүгенге көндә хуҗалык басуларында борчак, солы,...
-
Кырау төшәчәк
Һава температурасы 0дән -3 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 майда төнлә һәм көндез республика буенча һәм Казанда кырау төшәчәк. Һава температурасы 0дән -3 градуска кадәр төшәчәк. Казанда 0дән 1 градуска кадәр салкын булачак. Яр Чаллыда исә 2-6 градус җылы булыр дип көтелә.