14 февраль 2017 яңалыклары
-
«Якты юл» кызлары мәхәббәт аңлата
Бүген Гашыйклар көне. Ә гашыйклык ул - күңел халәте. Иртән уянган таңга, көндез күзләрне камаштырган кояш нурларына, йөзгә бәрә-бәрә искән салкын җилләргә, буранлап-буранлап яуган карларга, кичен сихри булып яктылык сирпегән айга гашыйк кешеләр без. Әле гашыйк кына да түгел, шул гыйшык хисебезне укучылар белән дә уртаклашучы кешеләр без - газета...
-
Мәктәп һәм хастаханә яннарында алкоголь сата башлау яңадан рөхсәт ителергә мөмкин
Тәкъдим Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан яңгыраган. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы медицина һәм мәктәп оешмаларыннан 50 м читтә алкогольне сата башлауны рөхсәт итү тәкъдиме белән чыгыш ясаган, дип хәбәр итә "Известия". Бинаның тибына карап, кайбер очракларда бу ара 10 м га кадәр кыскарырга мөмкин. Сәнәгать һәм...
-
Татарстан синоптиклары күз күреме начарлануын, кар көртләре һәм бозлавык булачагын кисәтә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төбәккә төньяк атлантик циклон якынлашу сәбәпле һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичке сәгать 8дән иртәгә кичке сәгать 10га кадәр Татарстанда, шул исәптән Казанда, буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрдан да азрак булачак; кар явачак, урыны белән көньяк-көнбатыштан иртән һәм...