13 октябрь 2022 яңалыклары
-
«2FAN» әдәби каналында яңа видеоролик урнаштырдылар
Зәринә Хуҗина туган телдә мәхәббәт турында шигырь укый.
-
Безнең Ләйлә җиңүче
«Алмаш» укыту-тренировка базасында «Нефтехимик» спорт клубының «Түбән Кама Нефтехим» призына кросс буенча республика ярышлары узды. Аларда 10 яшьтән өлкәнрәк, ун шәһәрдән һәм район үзәкләреннән 300 спортчы катнашты. Катнашучыларның төп өлешен мәктәп укучылары – 2005 елдан 2012 елга кадәр туган егетләр һәм кызлар тәшкил итте. Иң өлкән яшь категориясендә шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар катнашты.
-
«Тоннель» профилактик чарасы үтәчәк
Дүшәмбе, 17 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Тукай районы ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» оператив-профилактик чарасына чыгачак.
-
Җирнең җанынын тоеп, тырыш хезмәт куеп
Булдыклы, сәләтле, үз һөнәрен биш бармагыдай белүче һәм эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечне күрә белү һәм аның хезмәтен югары бәяләү – сирәк җитәкчедә була торган сыйфат. «Гигант» ҖЧҖе директоры Риф Хәниф улы Имамов – әнә шундый асыл сыйфатларга ия шәхес. – Агроном – җиргә береккән кеше. Бәхеткә, менә шундый сыйфатка ия булган белгечебез бар. Аның хакында асыл, матур сүзләр генә әйтергә була, – дип җәмгыятьнең агрономы Рамил Хәлил улы Сәгъдиев белән таныштырды «Гигант» ҖЧҖе директоры Риф Имамов.