13 июнь 2017 яңалыклары
-
“Казан” пылавы РЕЦЕПТ
Дөгене чистартып берничә кат кайнар су белән юалар да, пешәр-пешмәс итеп кайнатып алалар. Артык тирән булмаган казанда май эретәләр, шунда вак шакмаклап тураган пешкән ит, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер һәм суган салалар. Шулар өстенә пешәр-пешмәс дөгене салып, бераз шулпа өстәп, савытны каплап, болгатмыйча гына сүрән утта 1-1,5сәгать пешерәләр. Әзер...
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Бүген, 13 июнь көнне, Рамазан аеның 18 нче көне. Кояш баюга 19 нчы көне башлана. 13 июнь көнне кояш 20 сәгать 15 минутта бата, бу авыз ачу вакыты. Иртәгә, 14 июнь көнне, кояш 2.45 сәгатьтә чыга. Сәхәр вакыты кояш чыгуга кадәр 2 сәгать алдан төгәлләнә, ягъни 0 сәгать 45 минутта....
-
Колагына операция ясаткан Чәчкәгә хастаханәгә нәрсә алып килгәннәр
Җырчы Чәчкәнең хастаханәдә ятуын язган идек инде. Колагына операция ясаткан Чәчкәнең бүген хәле яхшы, температурасы да төшкән. Бу турыда ул зенең социаль челтәрдәге аккаунтына язган. Чәчкә өчен тагын бер шатлыклы вакыйга - аның янына дусты килгән. Буш кул белән дә түгел, ә күчтәнәчләр төяп килгән. Шулай ук колак алкалары да...
-
Тукай районында ата-аналарны баласының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә чакыралар
Майның соңгы декадасында һәм июнь башында Татарстан Республикасында кече яшьтәге 5 баланың тәрәзәдән егылу очраклары теркәлде. Аларда 2 баланың гомере өзелде, 3 бала сәламәтлегенә зыян алды. Әлеге фактлар ата-аналарның балаларын тиешенчә карамаганнарын раслый. Ә бу административ җаваплылык дигән сүз. Моннан тыш, әти-әнинең яки баланы тәрбияләү бурычы алган законлы вәкилнең гамәлләре...
-
Тукайлылар җәйге ялны Болгарда үткәрә
«Болгар-Туган тел» аланы финишка якынлаша, - дип хәбәр итәләр Болгардан Новый поселогы мәктәбе укучылары Рената Салихова һәм Наилә Гәрәйшина. Әлеге аланда алган тәэсирләр искиткеч! Ходайның һәр бирмеш көне кызыклы очрашулар,бәйгеләр,экскурсияләр белән истә калыр. Әйдаманнар безне рухи яктан та,мәдәни яктан да,физик яктан да үсештә булсыннар өчен бик нык тырыштылар. Үзебез дә...
-
Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында нинди догалар укырга һәм нинди зикер әйтергә
Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкагәтьтән соң укыла торган зикер: «Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим. Сүбөхәәнәл мәликил хәннән. Сүбөхәәнәл мәликил мәннән. Сүбөхәәнәл мәликил дәййән. Әлмәгъруфии бид гофраан, Вәл мәгъсүди бил ихсәәи. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан. Аллааһүммә, йәә кадиим, Йә дәимү, йәә галим. Игьфирләнә, йәә кәриим, Йә рахимү,...
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты
Куркыныч метеорологик күренешләр 13 июньдә төш вакытыннан алып 20.00 сәгатькә кадәр фаразлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы фаразлана. Урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, боз яву ихтималы көтелә, дип...
-
Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка... – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "Мокамай"ны яттан сөйли
Актанышта "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерыныӊ 4 июнь көнне беренче сменасын ачу тантанасында кызлар-егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп бетергәч, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та түзмәде, сәхнәгә чыгып Һади Такташның "Мокамай" шигырен яттан сөйләде. Министрның хәтере ни дәрәҗәдә яхшы икәнен тикшереп карый аласыз. Игътибарыгызга шигырьне тәкъдим итәбез. Һади Такташ...
-
Тукай районы хуҗалыкларында кышка азык әзерләү бара
Бүген Тукай районы хуҗалыкларында ныклап торып кышка мал азыгы әзерләү эшләре бара. Тик һава торышы бик уңай түгел, көн дә диярлек яңгырлар ява. Язгы һава шартлары да авыл хезмәтчәннәрен артык сөендермәде - печән сыйфаты быел башка еллардагыдан күпкә калыша. Шулай да тукайлылар зарланып кул кушырып утырырга күнекмәгән. Иртәдән үк һәр...
-
Тукай районында җәй җитте: бүгенгә һава торышы
Бүген, 13 июнь көнне, Тукай районында җылы һава. Ниһаять, шкафларның караңгы почмакларыннан җәйге күлмәкләрне чыгарырга була. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 22 градус җылы булачак, кояшлы. Төштән соң яңгыр явып узу ихтимал, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә һава температурасы +17 градус тәшкил итәчәк. Иртәгә, 14 июнь көнне, яңгыр явуы көтелә, яшен. Көндез...