12 сентябрь 2017 яңалыклары
-
ХАҖ СӘФӘРЕННӘН КАЙТУЧЫЛАР: ТАТАР ТЕЛЕ ХАЛЫКАРА ТЕЛ БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТӘ АЛА ИКӘН
Изге сәфәрдән кайтучыларның 46 кешелек беренче төркемен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе каршы алды. Аларның хис-кичерешләрен, хәлләрен һәм изге җирдән нинди теләкләр белән кайтуларын "Татар-информ" хәбәрчесе белеште. Хаҗиларны мөфти каршы алды Бүген изге сәфәрдән беренче төркем хаҗилары 9 cентбярь төнге 00:50 сәгатьтә Казанга төште. Хаҗиларны каршы алырга аларның туганнары, дуслары...
-
Башкортстанда беренче кар яуган - видео
14 сентябрьдән исә Башкортстанда "әбиләр чуагы" башлануын вәгъдә итәләр. Бүген Башкортстанда беренче кар яуган. Социаль челтәрдә Белорецк - Абзаково трассасында төшерелгән видео пәйда булды - анда беренче көзге кар явуы күренә. Башгидромет яңгырлы кар явачагы турында хәбәр иткән иде. Бүген һәм иртәгә яңгырлы салкын һава торышы сакланачак. 14 сентябрьдә Башкортстанда...
-
Тукай районында чишмәләр чистарту акциясе бара
Экология елы уңаеннан Тукай районында чишмәләр чистарту, төзекләндерү эшләре, чишмә акцияләре бара. Шилнәбаш авылында да Тал чишмәсендә өмә узды. Чистарту эшләрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре - Шәйдуллиннар белән Мәрдановлар гаиләләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе җитәкчесе катнашты. Шилнәбаш авылы кешесе, пенсионер Михаил абый Васенин да, чишмәгә су алырга...
-
РИНАТ РӘХМӘТУЛЛИН: ӘНИ ҮЛГӘЧ, АВЫЛНЫҢ ЯМЕ КИТТЕ
Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин әнисен югалтты. 6 сентябрьдә Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурия апаның китүенә бер ай булды. Ул инфаркт булып, 79 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Ринат ул кайгылы көн турында intertat.tatar хәбәрчесенә сөйләп, кабат күңелендә яңартты. - 5е көнне Пенза идем, кичке сәгать 10да әнигә шалтыраттым....
-
Бу атнада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Бу атнада, инде 16 сентябрьдән, тукайлылар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә. Гадәттәгечә, Тукай районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр Яр Чаллы шәһәре Г. Тукай Яр буе урамындагы «Төзүче» стадионы мәйданына килә ала. Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр иткәнчә, ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 12 сентябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Яңгыр ява. Кичкә таба яңгыр туктар, дип хәбәр итә sinoptik.com сайты. Һава температурасы көндез 17 градус җылы, төнлә исә +6 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. Иртәгә тагын яңгыр, дип фаразлый синоптиклар, ә һава температурасы күтәреләчәк, 21 градус җылылык көтелә.